Коллекторларның канунсыз гамәлләреннән саклау үзәге ачыла
4 февральдә Татарстанда Иҗтимагый палата базасында коллекторларның канунсыз гамәлләреннән саклау үзәге ачылачак.Үзәк белгечләре, прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә, кредит бирүчеләрнең канунсыз...
4 февральдә Татарстанда Иҗтимагый палата базасында коллекторларның канунсыз гамәлләреннән саклау үзәге ачылачак.
Үзәк белгечләре, прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә, кредит бирүчеләрнең канунсыз гамәлләреннән зыян күрүче бурычка алучыларга хокукый ярдәм күрсәтәчәк, аларга киңәш бирәчәк. Әлеге үзәкне ачуның максатчанлыгы илдәге икътисадый вазгыять, халыкның кереме кимү белән бәйләп аңлатыла. Чөнки әлеге хәл кредит бурычлары артуга да китерә.
– Сүз дә юк, бурычын түләмәүче канун һәм кредит бирүченең хокукларын боза. Әмма бурыч булу гына кешегә үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен сакларга комачаулык тудырмаска, ул үзен канунсыз эш итүче коллекторлардан саклый алырга тиеш, – дип аңлата Иҗтимагый палата вәкилләре.
Әлеге үзәк 4 февральдә 11:00 сәгатьтз Татарстан Иҗтимагый палатасында ачыла.

Комментарийлар