Логотип «Мәйдан» журналы

Кокос маеның организм өчен нинди зыяны бар?

Кокос мае Россиядә чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде. Күпләр аны безнең өчен гадәти булган көнбагыш һәм зәйтүн маена караганда файдалырак дип саный.Бу мифны Америка галимнәре кире какты. А...

Кокос мае Россиядә чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде. Күпләр аны безнең өчен гадәти булган көнбагыш һәм зәйтүн маена караганда файдалырак дип саный.




Бу мифны Америка галимнәре кире какты. Алар бу продукт турында 16 тикшеренү эшен чагыштырып караган. Бу хакта МедикФорум сайты яза.
kokos




«Кокос маен куллану, тропик булмаган үсемлек майларына караганда, түбән тыгызлыктагы липопротеид холестерины (ЛПНП) күләмен арттыра. Кокос маен иң зыянлы кулинар майларның берсе дип карарга була, ул йөрәк-кан тамыры авырулары барлыкка килү куркынычын арттыра», — дип белдерде экспертлар.




Моннан тыш, кокос мае куллану сәбәпле арткан «начар холестерин» тромбоз да китереп чыгарырга мөмкин.




Шул сәбәпле, галимнәр фикеренчә, кокос мае кулланудан баш тарту сәламәтлек өчен файдалырак. Кокос мае урынына көнбагыш һәм зәйтүн маена өстенлек бирергә кирәк.


 
Фото: https://pixabay.com/

«Интертат»

Комментарийлар