Логотип «Мәйдан» журналы

Клевер урынына чүп үләне үстергәннәр

Киров өлкәсе Нократ Аланы кешесе 12 сутый җиренә клевер дип утыртып, чүп үләне үстергән.Киров өлкәсе Нократ Аланында яшәүче Киров өлкәсе һәм Удмуртия Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчеле...

Киров өлкәсе Нократ Аланы кешесе 12 сутый җиренә клевер дип утыртып, чүп үләне үстергән.
Clipboard76
Киров өлкәсе Нократ Аланында яшәүче Киров өлкәсе һәм Удмуртия Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенә (Росселхознадзор) шикаять белән мөрәҗәгать итә. Ул Нократ Аланындагы кибетләрнең берсендә 4 кг клевер орлыгы сатып ала. Әмма чәчкәннән соң билгесез үсемлек шытып чыккан.
Хуҗа кешегә 12 сутый җирен яңадан казып чыгарга туры килә. Кибеттә исә күрелгән зыянны капларга теләмиләр.
Хәзерге вакытта бу очрак буенча тикшерү эшләре алып барыла. Аның барышында ачыкланганча, “Клевер белый” дип исемләнгән орлыкларны Яр Чаллыдагы шәхси эшмәкәрдән сатып алынган. Аның маркировкасы да, документлары да булмаган, сорты һәм сыйфатлары күрсәтелмәгән. Орлыклар пакетларга 1 кг итеп салып төрелгән. Аның этикеткасында нинди культура булуы, накладной номеры һәм бәясе язылган рәвештә сатылган.
Киров өлкәсе һәм Удмуртия Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе сайтында тишелеп чыккан чүп үләнен "билгесез үсемлек" дип яза. Сайтта бирелгән фотолардан чыгып "билгесез үсемлекнең" песи (мәче) койрыгы (кайбер якларда "кара орлык" дип тә йөртелә, русчасы - "амарант запрокинутый", "щирица", "подсвекольник") дип аталган, киң таралган чүп үләне икәнен аңларга була. Ни сәбәпле бу киң таралган чүп үләннең атамасын Киров өлкәсендәге авыл хуҗалыгы белгечләренең "билгесез үсемлек" дип атавын ачыклап булмады.
Clipboard77
Мондый очраклар килеп чыкмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсенең фитосанитария күзәтчелеге һәм бөртек һәм орлыкларның сыйфатын тикшерү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Кадыйров аңлатма бирде.
“Теләсә кайсы орлыкны сатып алганда иң беренче документларны сорарга, тикшерергә кирәк. Анда орлыкларның сыйфаты, тишелү сроклары күрсәтелә. Мисал өчен, хәзер үсентеләр сата башлыйлар. Аларның да документлары булырга тиеш”, - диде ул.
Документлар булып та, Татарстанда алдану очраклары ачыклануын да билгеләп үтте идарә вәкиле. “Орлыклар сатып алганда документлар булып та, аларның сыйфаты түбәнлегенә зарланып шикаятьләр язучылар бар. Әлеге документларда барда ГОСТ буенча күрсәтелгән, әмма башка үсемлек шытып чыккан. Мондый очраклар буенча тикшерү эшләре алып барганда алынган орлыкларның исә яхшы сыйфатлы икәне һәм документларга туры килүе билгеле була. Бу очракка бәйледер, мөгаен”, - диде Альберт Кадыйров.
Ул шулай ук алдану очраклары ачыкланганда, беренче чиратта, Кулланучылар хокукларын яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә билгеләп үтте.
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар