Логотип «Мәйдан» журналы

Киви итне йомшарта

Кайвакыт сыер ите берничә сәгать пешереп тә каты була. Андый чакта киви ярдәмгә килә. Бу җимештә итне йомшарта торган кислота бар. Моның өчен итне томалап пешерер, кыздырыр алдыннан маринадта тот...

Кайвакыт сыер ите берничә сәгать пешереп тә каты була. Андый чакта киви ярдәмгә килә. Бу җимештә итне йомшарта торган кислота бар.
 
Моның өчен итне томалап пешерер, кыздырыр алдыннан маринадта тотарга кирәк. Иткә туралган киви, төрле тәмләткечләр, тоз, 1-2 чәй калагы шикәр комы салып, аны 1,5 сәгатькә алып куегыз. Ә аннары үзегез теләгәнчә әзерләгез. Кивида торган ит йомшак та, тәмле дә була. Бу җимешне шашлык итенә дә салып карагыз әле. Нәтиҗәсе сезгә дә ошамый калмас.
Искәрмә: мондый маринадка кивины күп салырга һәм итне артык озак тотарга ярамый. Югыйсә, ул я боткага әйләнә, я чүпрәк сыман булачак.
 
http://kiziltan.ru/

 
Фото: https://pixabay.com
 

Комментарийлар