Логотип «Мәйдан» журналы

Китапханә подъездда гына

Казанның Восстания урамындагы 43нче йортта яшәүчеләргә китапханәгә йөрисе дә юк. Дүртенче подъездга урнаштырылган киштәләргә үзең укыган китапны куясың да, яңасын укырга алып торасың.  Фото: http://in...

Казанның Восстания урамындагы 43нче йортта яшәүчеләргә китапханәгә йөрисе дә юк. Дүртенче подъездга урнаштырылган киштәләргә үзең укыган китапны куясың да, яңасын укырга алып торасың. 
b3fb01783cbfab63011c0755cfe78e78_L Фото: http://intertat.ru/tt
Бу йорт подъездында китапханәне “Бергә укыйбыз” (Читаем вместе) акциясе кысаларында “Татарстан командасы” иҗтимагый инициатива катнашучылары оештырган.
Китапханә оештыруда бер кыенлык та тумаган. Халык үз тәкъдимен җиткергән, Йорт Советы рәисе Светлана Карпухина фикерне күтәреп алган, Идарә компаниясе киштәләр әзерләгән.
«Кибетләрдән яңа китапны барыбыз да сатып ала алмыйбыз, китапханәләр исә ерак. Ә безнең китапханә янәшәдә генә һәм түләүсез. Моннан тыш, китаплар алмашыну йортта яшәүчеләрнең активлыгын арттыра, алар күбрәк аралашалар, киңәшләшәләр»,  әлеге подъездда яшәүчеләр.
 
“Бергә укыйбыз” акциясенә хәзер күрше подъездлар да кушылырга тели икән. Икенче подъездга киштәләр әзерләнә  башлаган инде.
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар