Логотип «Мәйдан» журналы

Китап сөючеләр Марат Кәбировның «Киллер» китабы эчтәлеге белән кызыксына

Марат Кәбировның «Киллер» китабы чыгуы турында хәбәр ителгәннән соң китап белән кызыксынучылар социаль челтәрләр аша сораулар юллыйлар. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль медиа буенча директор...

Марат Кәбировның «Киллер» китабы чыгуы турында хәбәр ителгәннән соң китап белән кызыксынучылар социаль челтәрләр аша сораулар юллыйлар. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль медиа буенча директоры Алсу Исмәгыйлева күпчелек сорауларның китапның эчтәлеге белән бәйле булуын әйтте. marat-kebt
«Күп укучылар Марат Кәбировның „Киллер“ китабы нәрсә турында булуы белән кызыксына. Әсәр ир-егетләр өченме, хатын-кызлар өченме, дип сораучылар да шактый. Китап сату нокталарына әле барып җитмәде, ләкин безгә көн саен китапка заказ бирергә теләүчеләр мөрәҗәгать итә. Укучылар сабырсызлык белән китапның сатыла башлавын көтә», — дип сөйләде Исмәгыйлева.

Язучы Марат Кәбиров китабы турында мондый тасвирлама бирде: «Киллер» әсәрендә ике кешенең очрашуы тасвирлана. Берсе — кешеләрне үлемнән алып калып, коткара торган табиб, икенчесе кешене үтерүче — киллер. Икесенең дә үткән тормышы, сере бар. Шушы серләр әсәр дәвамында чишелә һәм язмышлары кульминацион ноктага килеп терәлә. Әсәр гади телдә язылды. Укучыны «җилтерәтеп» алып бара торган әсәр ул», — диде автор.

«Киллер» китабы «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә басылып чыкты. Бу сериядәге икенче китап ул. Беренчесе — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» әсәре зур популярлык казанды: 2000 данә белән чыккан тираж 3 атна эчендә сатылып бетте.
«Киллер» китабы Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә, районнардагы китап кибетләрендә, шулай ук район газеталары редакцияләрендә сатылачак. Шулай ук инстаграм аша заказлар кабул ителә, почта белән җибәрү мөмкинлеге бар. Китап сатып алу буенча 8-9173-93-09-62 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Фото: Рамиль Гали 


https://tatar-inform.tatar/news/letters/09-02-2021/kitap-s-yuchel-r-marat-k-birovny-killer-kitaby-echt-lege-bel-n-kyzyksyna-5805174

Комментарийлар