Логотип «Мәйдан» журналы

Кишерне алу һәм саклау буенча тәҗрибәле бакчачылар киңәшләре

Иң беренче чиратта, кышка саклау өчен утыртылган кишер эре булсын өчен, аны сирәкләргә кирәк.Эрерәк кишерләргә үсәргә мөмкинлек тудыру өчен, ваграк тамырларны сайлап алып өзәргә.Алыр вакыт җиткәндә ки...

Иң беренче чиратта, кышка саклау өчен утыртылган кишер эре булсын өчен, аны сирәкләргә кирәк.
Эрерәк кишерләргә үсәргә мөмкинлек тудыру өчен, ваграк тамырларны сайлап алып өзәргә.
Алыр вакыт җиткәндә кишергә су сибүдән туктарга кирәк - артык дымлылыктан тамырлар шартлый.
Кишерне коры көнне казып алырга киңәш ителә. Моның өчен кичкерәк, кояш нурлары турыдан-туры төшми торган вакытны сайларга кирәк.
Казып алынган кишернең яфрагын кисәргә һәм шунда ук түтәлдән алырга. Аны яхшы җилләтелүче һәм салкынча урында киптерергә куярга. Кишерне киптерү өчен 3-5 көн җитә.
Аны ком белән аралаштырып яки һәрберсен кәгазьгә төреп тартмаларда (әрҗәләрдә) сакларга кирәк. Кишерне зарарлы бөҗәкләрдән саклау өчен, тартмага шулай ук берничә календула, карга миләше (бузина), бархатцы чәчәге ботагы куярга була. Бу үсемлекләр вак корткычлардан гына түгел, ә кимерүчеләрдән дә саклаячак.
Кишер черемәсен өчен, аны коры урында сакларга кирәк.
 
Фото: https://pixabay.com
Чыганак: http://chelny-izvest.ru

Комментарийлар