Киләсе ялларда Татарстанда явым-төшемсез салкын һава торышы булачак
Татарстанда рекордлы югары атмосфера басымы булган көчле арктик антициклон аркасында бик салкын болытлы һава торышы урнашты. Мондый вазгыять алдагы ялларда да, яңа атна башында да сакланыр дип көтелә....
Татарстанда рекордлы югары атмосфера басымы булган көчле арктик антициклон аркасында бик салкын болытлы һава торышы урнашты. Мондый вазгыять алдагы ялларда да, яңа атна башында да сакланыр дип көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген көндез Татарстан антициклон перифериясендә урнашкан. Төш вакытында һава температурасы -6...-9 градус тәшкил итте», диелгән хәбәрдә.
Шимбә һәм якшәмбе төнлә температураның -8...-14 градус, ә аязганда -19 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез -5... -10 градус булачак. Явым-төшем көтелми.

Комментарийлар