Логотип «Мәйдан» журналы

Киләсе озын яллар кайчан буласы билгеле

Гыйнварда шимбә һәм якшәмбегә туры килгән ял көннәре майга күчерелде.Киләсе озын яллар 1 майдан 5 майга кадәр булачак. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ясаган про...

Гыйнварда шимбә һәм якшәмбегә туры килгән ял көннәре майга күчерелде.

samovar_01


Киләсе озын яллар 1 майдан 5 майга кадәр булачак. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ясаган производство календарендә язылган.
Быел 1 май чәршәмбегә туры килә. 5 һәм 6 гыйнварда шимбә һәм якшәмбегә туры килгән ял көннәре 2 һәм 3 майга күчерелде.
Җиңү бәйрәменә дүрт көн рәттән ял була. Пәнҗешәмбе 9 майдан, якшәмбе 12 майга кадәр Татарстан халкы ял итәчәк. 23 февральдә шимбәгә туры килгән ял көнен 10 майга, җомга көнгә күчерделәр.

Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/11/182345/

Комментарийлар