Логотип «Мәйдан» журналы

Киләсе елда Татарстанда 30 өлкән кешене яңа гаиләгә урнаштырырга телиләр

2017 елның 1 гыйнварыннан республикада Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" сынау проектын эшләтеп җибәрә. Авторлар фикеренчә, инициати...

2017 елның 1 гыйнварыннан республикада Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" сынау проектын эшләтеп җибәрә.
Clipboard54
Авторлар фикеренчә, инициатива теге яки бу сәбәпләр буенча үзләрен кайгырта алмаган өлкән кешеләрнең тормышын яхшыртырга ярдәм итәргә тиеш. Бер елда ведомствода 30 өлкән кешене яңа гаиләгә урнаштыруны планлаштыралар. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына әңгәмәдә Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
"Дөньяда изге күңелле кешеләр яши, бүген республикада мондый тәҗрибә бар. Кагыйдә буларак, авылда интернат йортларга бик аз киләләр, чөнки аларны бөтен дөнья, яки күршеләр, яки ерак туганнары карый. Беренче этапта якынча 30 өлкән кешене гаиләле итәргә өметләнәбез. Әгәр проект уңышлы эшләп китсә, ул киң колач җәячәк", - диде әңгәмәдәш.
Министр өлкән кешене үз йортына алучыга җитди сайлау узарга туры киләчәк, алар социаль яклау органының катгый контролендә торачак диде. Гаиләнең матди яктан тәэмин ителешенә һәм йорттагы психологик климатка игътибар итәчәкләр.
"Өлкән кешене карап акча эшләргә теләүчеләр проектта катнашмаячак, - дип билгеләп үтте Э.Зарипова. – Билгеле таләпләр үтәлергә тиеш: торак мәйдан булу, матди керем яшәү минимумыннан ким булырга тиеш түгел. Моннан тыш, хроник характердагы авырулар булмавы, гаилә әгъзаларының начар гадәтләргә бәйле булмавы, хөкем ителмәгән булуы зарур"
Яңа гаилә төзү турындагы килешү төзүдә социаль учреждение, түләүләр бүлеге, өлкән гражданин үзе һәм тәрбиягә алучы гаилә катнаша.
Түләү системасы интернат йортларга урнаштыру тәҗрибәсеннән чыгып исәпләнәчәк
Ведомство җитәкчесе кабул итүче як өчен өлкән кешене карап тотуга чыгымнарын кайтару системасы турында да сөйләде.
"Барыннан да элек без башка төбәкләр һәм бездә интернат-йортларга урнаштыруда түләү тәҗрибәсен исәпкә алабыз. Билгеле булганча, гражданнар интернат йортка яки ветераннар йортына урнашканда үз керемнәренең 75 процентын түлиләр, - дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше. - Әгәр гаилә III төркем инвалид өлкән кешене алып тәрбияли икән, бу 4 мең сум һәм аның кеременең 75 проценты, әгәр ул II төркем инвалид булса 6 мең һәм керемнән 75 процент дигән сүз, I төркем инвалидка - 8 мең сум һәм керемнән 75 процент ".
"Интернат йортларда яшәүче өлкән кешеләрнең берсе дә гаиләдә яшәргә каршы булмас иде. Аларга балалар белән аралашу җитми. Нигездә алар үзләре кебек өлкән һәм авыру кешеләр белән аралаша. Ә табигый җәмгыять ул күп буынлы гаилә" , - дип тәмамлады сүзен министр.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар