Логотип «Мәйдан» журналы

Киләсе атнадан Төркиядәге туристларны Россиягә кайтара башлыйлар

Россия авиакомпанияләренә Төркиягә даими рейслар башкару вакытлыча тыела. Бу хакта РФ Транспорт министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә."Россия Президенты йөкләмәсе буенча Төркия белән даими авиаоч...

Россия авиакомпанияләренә Төркиягә даими рейслар башкару вакытлыча тыела. Бу хакта РФ Транспорт министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
1427939169_00001-1
"Россия Президенты йөкләмәсе буенча Төркия белән даими авиаочышлар вакытлыча туктатылды. Төнлә оператив утырышта тиешле күрсәтмәләр бирелде", - диде ТАССка РФ Транспорт министрлыгы вәкиле.
Киләсе атнадан Төркиядәге туристларны Россиягә кайтара башлыйлар, дип белдерде ТАССка "Турпомощь" ассоциациясе генераль директоры Александр Осауленко. "Туроператорлар Төркиягә туристларны күптән түгел генә җибәрә башлады. Төркиядәге турлар уртача 10-11 көнгә сузыла, туристларны бары тик киләсе атнада гына кайтара башлыйлар", - диде ул.
"Турпомощь" ассоциациясе генераль директоры белдергәнчә, Төркиядә ял итә торган туристлар саны 1200-1300 кеше тәшкил итә. Бүгенгә Россиягә кайтырга теләк белдергән туристлар да юк.
Узган төндә фетнәчеләр төркеме тарафыннан хәрби түнтәрелеш омтылышы ясалды. Нәтиҗәдә 160 кеше үлгән, 1400е зыян күргән.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар