Логотип «Мәйдан» журналы

Киләсе атнада Татарстанда 20 градус җылы булачак

Киләсе атнада Татарстанда 15-20 градус җылы көтелә. Бу хакта төбәк Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе уты...

Киләсе атнада Татарстанда 15-20 градус җылы көтелә.
Киләсе атнада Татарстанда 20 градус җылы булачак
Бу хакта төбәк Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров сөйләде.

"24 апрельгә кадәр температура арта барачак. Дүшәмбедән башлап төнге температуралар +1... +6 градуска кадәр күтәреләчәк. Көндез шулай ук +15...+20 градус җылылык булачак», - дип билгеләп үтте Захаров.

Гомумән алганда, синоптиклар фаразлавынча, 2019 елның язгы-җәйге чоры уртача янгын куркынычы сезоны булачак. Уртача айлык һава температурасы һәм явым-төшемнәр саны нормага якынча туры киләчәк. Бары тик июньдә генә явым-төшемнәр нормадан азрак булачак, дип өстәде докладчы.
Киңәшмәдә шулай ук май аеннан июль аена кадәр урман янгыннарының максималь саны көтелә, дип әйтелде.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/19/184836/

Комментарийлар