Логотип «Мәйдан» журналы

Киләсе атна башыннан Татарстанда кыраулар көтелә

Киләсе атна башыннан республикада кыраулар төшүе ихтимал. Россиянең Европа территориясендә һава торышы тулысынча үзгәрде. Татарстанда инде хәзердән үк температура шактый түбән, ә киләсе атна башыннан...

Киләсе атна башыннан республикада кыраулар төшүе ихтимал. 
Россиянең Европа территориясендә һава торышы тулысынча үзгәрде. Татарстанда инде хәзердән үк температура шактый түбән, ә киләсе атна башыннан кыраулар да башланырга мөмкин. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Бүген көндез Татарстанда һава температурасы 10-16 градусны тәшкил итәчәк. Якшәмбе көнне дә салкынча һәм яңгырлы һава торышы көтелә.
Термометр баганасы төнлә 4-9 градус, көндез 10-15 градус җылылыкны күрсәтә. Төньяктан исүче көчле җилнең тизлеге секундына 15-20 градус булыр дип фаразлана.
Киләсе атнада аз гына явым-төшем булыр. Төнлә һава температурасы 2-7 градус чамасы җылы, көндез исә җылылык 10-15 градус. Төнлә кайбер районнарда кырау төшү ихтималы бар.
Көчле җил һәм салкынча һава торышы атмосфераның җиргә якын катламын сафландырачак.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/04-09-2021/kil-se-atna-bashynnan-tatarstanda-kyraular-k-tel-5836306

Комментарийлар