Кайсы җимешне кичке биштән соң ашарга ярамый?
Табиблар фикеренчә, тәүлегенә дүрт мандарин ашарга ярый, бу җимешне көн саен ашарга да була, тик кичен түгел. Мандарин файдалы җимеш. Шәхси тыюлар, сәламәтлек белән проблемалар, цитрусларга аллергия б...
Табиблар фикеренчә, тәүлегенә дүрт мандарин ашарга ярый, бу җимешне көн саен ашарга да була, тик кичен түгел. Мандарин файдалы җимеш. Шәхси тыюлар, сәламәтлек белән проблемалар, цитрусларга аллергия булмаса, аны һәркем ашый ала. Бу турыда табиб-диетолог Тамара Прунцева РИА Новости агентлыгына сөйләгән.
Диетологлар мандаринны иртән һәм кичке бишкә кадәр ашарга киңәш итә. Ач карынга мандарин ашамау хәерле.
Тик ике табиб та бу җимешне ашау аллергия китереп чыгару ихтималын искәртә. Мандарин ашагач эч күбәргә, ашказаны-эчәклек тракты авырулары кискенләшергә мөмкин. Әгәр киңәшләрне истә тотсагыз, мандарин организмнан токсиннарны чыгара, иммунитетны арттыра, кәефне күтәрә.
Мандаринның кабыгы да файдалы. Анда антиоксидантлар күп. Мандарин бүлемтекләре арасындагы аксыл җепселләр дә файдалы. Аларда нобилетин дигән флавонид бар. Бу флавонид исә ялкынсынуга каршы торырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.
Комментарийлар