Логотип «Мәйдан» журналы

Кичә Такталышта талантлы шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән очрашу узды

Такталачык авылы мәдәният йортында Лилия Гыйбадуллинаның — “Талантларга бай син, Туган җирем!” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.Бәйрәмдә Лилия Гыйбадуллинаның укытучылары, иҗатташ дуслары, Такталачык җ...

Такталачык авылы мәдәният йортында Лилия Гыйбадуллинаның — “Талантларга бай син, Туган җирем!” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.
Бәйрәмдә Лилия Гыйбадуллинаның укытучылары, иҗатташ дуслары, Такталачык җирлеге җитәкчелеге, китапханә хезмәткәрләре, авылдашлары, мәктәп укучылары катнашты. Шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире, шагыйрә Лилия Фәттахова, «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Ризидә Гасыймова да Лилиягә матур теләкләрен белдерделәр.
Кичәдә Лилия Гыйбадуллина иҗатка бәйле булган хатирәләре белән уртаклашты:
« Беренче шигырьләремне мөгаен, мәктәптә бирелгән өй эшен үтәгәндә язганмындыр. Сез дә шигырьләр язасызмы, укучылар?- дип, залда утырган укучыларга мөрәҗәгать итте Лилия Фаис кызы,- Аннан соң без укыганда Такталачыкта бик күп язучыларны чакырып Гамил Авзал фестивале үткәрелде . Әлеге фестивальгә әзерләнгәндә укытучыларыбыз шигырь язарга куштылар. Фестиваль өчен язган  шигыремне “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Илфак Ибраһимов күреп алды һәм мине берләшмә утырышларына чакырды. Районыбызның иҗатчылары миңа көч биреп, “Лилия, сиңа язарга кирәк” дип үсендереп тордылар, шигырьләрем башта район газетасында, аннан соң республика матбугатында басылды. Бу миндә үз-үземә ышаныч уятты. Мәктәптә олимпиадаларга әзерләнгәндә бик күп китаплар укыдым, әсәрләрне анализлаганда укучы тормышны, үзен анализлый. Минем өчен китап-хәзерге тренинглар, психологик консультацияләр булган икән. Шулай итеп мине китап тәрбияләде дип әйтә алам. 
Хәзерге көндә Чаллыда яшим, “Мәйдан” журналында эшлим. Аңа кадәр “Көмеш кыңгырау” газетасында хезмәт куйдым. Укучылар, укытучыларыгыз нинди генә бәйгегә катнашырга кушса да, кире какмагыз, тырышыгыз, бәйгеләр, сезне үстерә,- дип, кичә башында ук нәни дусларына киңәшләрен бирде язучы, шагыйрә авылдаш апалары.» — дип хәбәр бирә aktanysh-rt.ru.
Мәктәп укучылары, иҗатташ дуслары Лилиянең шигырьләрен укыдылар.
Кичә бик эчтәлекле, җанлы, күңелле үтте.
 

Комментарийлар