Логотип «Мәйдан» журналы

Кичә IV Республика ифтары узды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, ифтар бик әйбәт, уңышлы узды.  Фото: http://dumrt.ruИфтарда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер...

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, ифтар бик әйбәт, уңышлы узды. 
Фото: http://dumrt.ru Фото: http://dumrt.ru
Ифтарда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның һәм  читтән килгән дин вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Чарада күпме кеше катнашуын төгәл генә санау мөмкин түгел, 10 меңләп кешегә исәпләнгән чакыру билетлары таралып беткән.
Республика күләмендә үткәрелгән әлеге мәҗлестә Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге вәкиллеге хезмәткәрләре, Бахрейн Корольлегенең РФдагы вәкиле Әхмәд Абдулрахман әс-Саати да катнашты. Соңгысы шундый күләмле ифтарны Бахрейнда уздырып карау нияте турында әйтте.
РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов билгеләп үткәнчә, быел ифтарны уздыруга 100ләп эшкуар үзеннән өлеш керткән. Кемдер акчалата, азык-төлекләтә ярдәмен күрсәтсә, икенче берәүләр төзелеш материаллары, казаннар белән тәэмин иткән, волонтерлар җыярга булышучылар да булган.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар