Логотип «Мәйдан» журналы

Кибеттә сатып алынган яшелчә һәм җиләк-җимешне ашап агуланмас өчен нишләргә?

Хәзерге заман фермер хуҗалыкларында яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүдә пестицидлар бик актив кулланыла.Шәхси хуҗалыкларда бакчачылар органик пестицидлар кулланса, зур оешмаларда исә алар химик матдәләрдә...

Хәзерге заман фермер хуҗалыкларында яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүдә пестицидлар бик актив кулланыла.
Шәхси хуҗалыкларда бакчачылар органик пестицидлар кулланса, зур оешмаларда исә алар химик матдәләрдән тора. Шунлыктан кибеттә яки базарда, бигрәк тә кышын һәм язын, яшелчә, җиләк-җимеш сатып алганда, һәр кеше өй шартларында әлеге пестицидлардан котылу чараларын белергә тиеш.
Яшелчә, җиҗәк-җимешне уксус белән юу
 
1 нче ысул. Суга 3:1 нисбәтендә уксус кушарга. Ул 98 % ка кадәр бактерияләрне бетерергә ярдәм итәчәк. Яшелчә, җиләк-җимешне әлеге суда 20 минут тотарга, аннан соң агып торучы су астында юарга.
Шулай ук әлеге кушылманы пульверизаторга салып, җимешләргә сиптерергә һәм 10 минуттан аларны юарга кирәк.
2 нче ысул. 1 ст суга 1 аш кашыгы лимон согы һәм 2 аш кашыгы сода кушарга. Соданы алма уксусы белән алыштырырга мөмкин.
3 нче ысул. Әгәр дә кайсыдыр бер яшелчә яисә җимешнең бигрәк тә күп күләмдә пестицидларны үзенә җыюын белсәгез, түбәндәге кушылманы ясарга була: 1 ст су, 1 аш кашыгы сода, 0,5 ст алма уксусы һәм берничә тамчы грейпфрут орлыгы экстракты (ул булмаса да ярый). Барысын да кушып, продуктларны бер сәгатькә шул суда калдырыгыз.
 
Пестицидлар иң күп җыела торган яшелчә, җиләк-җимеш
Һәрвакыт чикләвекләрне һәм цитруслы җимешләрне кабыгыннан арындырыгыз, чөнки пестицидлар иң күп очракта аларда җыела.
Алма, виноград, кыяр, бәрәңге, борыч, сельдерей, шпинат, җиләк, салат-латук, караҗиләк (черника), шулай ук кузаклылар һәм кәбестә күп күләмдә пестицидларны җыя.
Ә менә шампиньон, суган, борчак, спаржа, баклажан, баллы кукуруз, киви, грейпфрут, карбыз, кавын, ананас, авокадо һәм мангода зарарлы матдәләр бик аз кала.

Комментарийлар