Логотип «Мәйдан» журналы

Кибеткә барганда, ашап бар...

Сатучының максаты — күбрәк һәм кыйммәтлерәк әйбер сату. Безнеке — кирәкле, сыйфатлы һәм артык кыйммәт тә булмаганны алу. Максатлар капма-каршы. Димәк, бу — мәнфәгатьләр бәрелеше.Кибеттә, чыннан да, бө...

Сатучының максаты — күбрәк һәм кыйммәтлерәк әйбер сату.
Безнеке — кирәкле, сыйфатлы һәм артык кыйммәт тә булмаганны алу. Максатлар капма-каршы. Димәк, бу — мәнфәгатьләр бәрелеше.
Кибеттә, чыннан да, бөтен нәрсә безгә каршы эшли. Яңа пешкән тәмле икмәк исе дә, акрын гына уйнап, күңелләрне иләсләндереп торучы музыка да, кайбер товарларга сары төстәге ярлыклар куелу да (акция, имеш). Шуңа күрә кибеткә барганда менеджерлар хәйләсенә каршы куярлык гамәлләребез булырга тиеш. Беренчедән, кибеткә һәрвакыт... ашап барырга кирәк. Ач кешенең ачуы яман, дигәндәй, тамак ач чакта азык-төлекне 15-20 процентка күбрәк алабыз икән. Икенчедән, кибеткә барганда өйдән сумка яисә пакет алырга онытмыйк. Көн саен яңа пакет сатып алу ел дәвамында бер тапкыр ресторанга кереп ашарлык акчаны юкка чыгарырга мөмкин. Сатып аласы әйберләрнең исемлеген төземичә кибеткә аяк та басарга ярамый. Аны төзү өчен башта меню турында уйларга кирәк. Кибеткә барыр алдыннан өйдәге суыткычны, шкафларны ачып карау мотлак. Бәлки, азык-төлек запасы әле ай буена җитәрлектер. Психологлар кибеткә балалар белән йөрергә кушмый. Аларның көйсезләнүеннән куркып, көн саен 50 сумлык кына тәм-том алсак та, моның өчен елына 18250 сум акча кирәк булачак. Азык-төлек алганда карточка белән исәп-хисап ясарга ярамый, ди психологлар. Өйдән кирәк кадәр генә акча (шуннан артык бер тиенең дә булмасын!) алып чыгып китегез. Кибеткә кергәч, этеп йөри торган зур арба түгел, ә кәрзин алабыз. Һәм исемлектә булмаган бүлекләр яныннан күз дә салмыйча үтеп китәбез. Яшелчә, җиләк-җимешнең юылмаганын алырга киңәш ителә — алар арзанрак та була, яхшырак та саклана. Телемнәргә кисеп, төреп куелган продукциягә дә (әйтик, икмәк, колбаса) кызыгырга ярамый, чөнки алар кыйммәтрәк. Салатларны кибеттән алу түгел, үзең әзерләүнең арзанракка төшүен сөйләп тору кирәкме икән? Чит ил товарларына караганда, үзебездә җитештерелгәннәрнең арзанрак булуын онытмыйк.Һәм менеджерларның тагын бер хәйләсе — кыйммәтле товарлар кешенең күз алдына, ә арзанраклары аскы яисә югары киштәгә куела. Рекламаланган товарлар, кагыйдә буларак, шулай ук кыйммәтрәк сатыла — без реклама өчен дә түлибез. Азык-төлек алу өчен базарга чыксак, аның иң арзан вакыты — эш көнендә кичкә таба, диләр. Ә иң кыйммәтле чагы — ял көнне иртән. Базарның үз законнары — анда әле сатулашырга мөмкин. Күбрәк товар, яки гел бер сатучыдан алган өчен дә, киләчәктә сезгә генә килермен, дип вәгъдә биреп тә бәяне азмы-күпме төшерергә була. Кибеттә дә, базарда да психологлар калькулятор белән йөрергә киңәш итә. Төреп куелган продукциянең составына, бәясенә генә түгел, күләменә дә игътибар итәргә өйрәник. Азык-төлекне зуррак төргәк белән алу еш кына файдалырак була. Акцияле товарларның саклану вакытын карарга да онытмыйк. Ә иң мөһиме — кибет саен кереп, акцияле товар эзләп йөрү белән мавыкмыйк. Мәгълүм мәкальдәгечә, хәерченең акчасын үтмәс товар бетерә.
 
Фото: Meleon.ru
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар