Логотип «Мәйдан» журналы

КФУ профессоры Юрий Переведенцев: Әбиләр чуагы сентябрь уртасында киләчәк

Әбиләр чуагы Татарстанга соңрак – салкыннардан һәм яңгырлардан соң, сентябрь уртасында киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның метеорология, клим...

Әбиләр чуагы Татарстанга соңрак – салкыннардан һәм яңгырлардан соң, сентябрь уртасында киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев: Әбиләр чуагы сентябрь уртасында киләчәк
“Республикада берничә көн дәвамында булган җылы һәм кояшлы һава торышы салкын җәйнең үзенчәлекле дәвамы булып тора. Тик моннан соң, һичшиксез, “күчеш” булачак — атмосфера фронтлары, циклоннар һәм салкыннар киләчәк. Шуннан соң без температураның янәдән күтәрелүен күзәтә алачакбыз. Бу инде классик әбиләр чуагы булачак”, - диде профессор.
Татарстанда әбиләр чуагы вакытында коры һәм җылы һава торышы булачак. “Гадәттә, 20-25 градуска кадәр җылы һава торышы була. Бу вакыт сентябрь урталарыннан билгеләнә һәм ике көннән алып ике атнага кадәр, ә кайчагында бер айга кадәр сузыла”, - диде ул.
“Әбиләр чуагы чоры даими түгел һәм ул берничә тапкыр булырга мөмкин, шуңа күрә көзен яхшы һәм җылы һава торышы берничә тапкыр кабатлана ала”, - диде Юрий Переведенцев.
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/03/192757/

Комментарийлар