Логотип «Мәйдан» журналы

КФУ каршындагы лицейлар Россия лицейлары арасында беренче йөзлеккә кергән

Казан федераль (Идел буе) университеты каршында оештырылган лицейлар Россия күләмендә беренче йөзлеккә кергән. Бу хакта югары уку йортының ректоры Илшат Гафуров бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыг...

КФУ каршындагы лицейлар Россия лицейлары арасында беренче йөзлеккә кергән
Казан федераль (Идел буе) университеты каршында оештырылган лицейлар Россия күләмендә беренче йөзлеккә кергән. Бу хакта югары уку йортының ректоры Илшат Гафуров бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

 "IT-лицей, хәтерем ялгышмаса, 32нче урында тора. Бу әле безнең күптән түгел генә барлыкка килгән лицей. Мондый рейтингларга эләгү өчен нинди дә булса тарих булу кирәк", - диде Илшат Гафуров.

 Ректор сүзләренчә, Л.И. Лобачевский исемендәге лицей, узган ел нәтиҗәләре буенча, Россиядәге 44 мең лицей арасында 56нчы урынны били.

 Илшат Гафуров КФУ каршындагы лицейлар сәләтле яшьләрне тәрбияләү урыны гына түгел, ә уку йорты технологияләрен эшләү мәйданчыгы булуын да билгеләп узды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/23/179370/

Комментарийлар