КФУ аптыраган үрдәк арты белән суга чумган кебегрәк хәлдә хәзер
Казан федераль университеты аптыраган үрдәк арты белән суга чумган кебегрәк хәлдә хәзер. Татарлыктан ваз да кичә алмый, әмма үстерергә дә ирек бирми. Бүген ул исем алыштыру эше белән мәшгуль. Универси...
Татарлыктан ваз да кичә алмый, әмма үстерергә дә ирек бирми. Бүген ул исем алыштыру эше белән мәшгуль. Университет ректоры Илшат Гафуров журналистлар белән очрашуда, фәннәрне татар телендә укыткан белгечләргә ихтыяҗ кими, алар өчен федераль университет түгел, ә төбәк җаваплы, дигән фикерләр ычкындырды.
Исеме дә, җисеме дә аңлашылмый
Университет тирәсендәге татарлык мәсьәләсенә ачыклык кертү җәһәтеннән Илшат Гафуров ”барлык этләрне аңа өстертү дөрес түгел“ дип саный. Ул ректор итеп университет федераль статус алганнан соң билгеләнүен искә төшереп, берничә институтның берләшүендә аның гаебе юк дип аңлатты. Матбугат очрашуында КФУда Габдулла Тукай исемендәге Татаристика югары мәктәбе оешуын хәбәр иттеләр. Ул КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эчендә булачак. Ректор моны бер баскычка югары күтәрелү дип атаса да, чынлыкта бу бары тик атамалар белән уйнау гына. Элек тә Татар дәүләт педагогика институтында андый бүлек бар иде. Хәзер бу бүлек түгел, ә югары мәктәп статусында булачак. Татар телен өйрәнү кафедрасы калмый. Татар тарихы КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты эчендәге Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәният мирасы югары мәктәбе кысаларында өйрәнеләчәк. Ректор әйтмешли, бу – нәрсәнедер ябу, бетерү түгел, ә белем бирү рәвешен үзгәртү, яңа формат эзләү.
“Татаристика югары мәктәбе – ул төрле фәннәр комплексы, анда тарих та, тел дә, әдәбият та бар. Аның нигезендә тарих яки тел ятарга мөмкин. Без тел өйрәнүне төп юнәлеш итеп алдык. Аны белмичә, тарихны өйрәнеп булмый. Татар теле моңа кадәр Халыкара мөнәсәбәтләр институты эчендә иде. Әмма бу чит тел түгел бит. Шуңа без кафедраларны бер институттан икенчесенә күчердек”, – дип сөйләде ректор. Татар телен өйрәнү кафедрасы язмышы турындагы сорауга: “Аны берсе белән дә кушмадылар. Аның исеме җисеменә туры килмәде. Ул юкка чыгарылды. Аның нигезендә яңа структура барлыкка килде һәм аны Татаристика югары мәктәбе дип атадык”, – дип җавап бирде.
Татар телле мөгаллимнәргә ихтыяҗ юк
Казандагы югары уку йорты федераль статус алгач, университеттан әкренләп татар юнәлеше кысрыклап чыгарыла башлады. Мәсәлән, узган ел КФУ математика фәнен татар телендә укытучы мөгаллимнәрне әзерләү эшен туктатты. Акча юк, диделәр. КФУ үз эченә Татар дәүләт гуманитар педагогика институтын йоткач, республикада фәннәрне ана телендә укытучы белгечләрне әзерли торган югары уку йортлары калмады. КФУ ректоры Илшат Гафуров университетның федераль булуына басым ясады, милли төбәкләр бер Татарстан гына түгел, чуашлар да үз телләрендә белем бирүне сорый башласа, нишләргә, дигән сәеррәк җавап бирде.
“БДИны бары тик рус телендә бирү куелган. Бу – мин уйлап тапкан әйбер түгел. Физика, химия, биологияне татарча укыткан мөгаллимнәргә ихтыяҗ бармы? Бусы – бер. Икенчесе. Сез уку йортына студентларны милләт нигезендә кабул итүне ничек күз алдына китерәсез? Без математика, физика, химия бүлегенә студентлар алабыз. Барысына да бер таләп. БДИ – төп критерий. Фәнне ана телендә укыткан белгечләрне әзерләүнең башка механизмнары бар. 4 нче курста без терминологияне татар телендә өйрәнергә тәкъдим итәбез. Әлегә бу хакта сөйләшү бара. Тик бу белгечләр кайда эшләячәк? Берсен дә ихтыярсызлап, кыстап, тегендә бар, монда бар, дип боерып булмый, юлламалар системасы юк, барысы да ирекле.
КФУ федераль үзәк субсидияләренә яши. Тел үсеше өчен төбәкләр җаваплы. КФУ моны хәл итми. Безнең уку йорты – Идел буе төбәгендә эшли торган университет. Безгә Татарстан гына керми бит, ул бердәнбер милли республика түгел. Әнә Чуашстан, Башкортстан, Удмуртия бар. Чуашлар да, математиканы чуаш телендә укыйсыбыз килә, дип әйтсә, нишләргә? Материалны үз телендә үзләштерергә теләүчеләргә дәреслекләр дә юк бит! Элек тә юк иде. КФУда татар телендә 600дән артык студент белем ала, бу федераль үзәктән килгән акчага башкарыла. Җитәрлек акча ул.
Федераль үзәк телләр өйрәнүгә каршы түгел, әмма моның өчен төбәкләр җаваплы. Мәсәлән, Татарстан Фәннәр академиясе Татарстан бюджетыннан финанслана. Аның төп вазыйфасы – халыкның тарихын, телен, әдәбиятын, мәдәниятен өйрәнү, саклау. Әмма алар нишли? Ә безгә таләпләр куела! Безне өйрәтергә телиләр, әмма берсе дә нәтиҗә өчен җавап тотмый. Мин аларны тәнкыйтьләдем дип матбугатта ялтырып китәләр дә, шуның белән бетте”, – дип җаваплады ул.
Милли уку йорты кирәк
Матбугат очрашуында ректор авызыннан татар телен үле латин теле белән чагыштыру кебек фикерләр дә яңгырады. Татар теленә ябышып яту дөрес түгел, хәзерге вакытта халыкара университетлар инглиз теленә күчә дигән үрнәкләр дә китерде.
Матбугат конференциясендә булган чыгышларны гомумиләштереп әйткәндә, татар теле кирәк тә кебек, университет аны читкә этәрми, әмма КФУ фәннең татар телендә үсеше өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга теләми. Белгечләрне әзерләр идек, әмма моңа БДИны рус телендә тапшыру комачаулый. Кызык, мисал өчен, бердәнбер көнне федераль үзәкнең башына, БДИ дөрес система булмаган икән дип, аннан баш тарту теләге туса яки имтиханнарны ана телендә дә бирергә ярый дип рөхсәт ителсә? Ул чакта нишләргә? Татар белгечләре юкка чыгып, поезд китте инде, дип ярык тагарак янында торып калабызмы?
Әгәр дә КФУ Татарстан җирлегендә эшләп тә, биредәге халыкның теле өчен җавап тотарга теләми, аңа татарча фәнне үстергән галимнәр кирәкми икән, Татарстан җаваплылыкны үз өстенә алып, сыйфатлы белем бирә торган югары уку йортын булдырырга тиеш. Бу – көнүзәк мәсьәлә һәм моны ашыгыч рәвештә хәл итәргә кирәк.
Терминология татарча фикерләргә өйрәтми
Университетта математика дәресләрен татар телендә укытучы белгечләрне әзерләүгә бөтен тормышын куйган галим Әнис Галимҗанов КФУ ректорының татар белгечләренә ихтыяҗ юк дигән фикере белән килешми.
“Кайсы мәктәпкә нинди мөгаллимнәр кирәклеген кем санап чыккан? Төгәл саннар бармы? Алар юк икән, татарча белем бирүче мөгаллимнәр эшсез калачак дип әйтү дөрес түгел. Татар мәктәпләре кала икән, ихтыяҗ булачак. Ә алар әлегә бар. Әгәр без кабул итүне оештырган булсак, ихтыяҗ артыр иде.
Федераль университет Татар дәүләт педагогия институтын үзенә йотты. Татар белгечләрен әзерләргә телмиләр икән, алайса, ник куштылар? Моңа кадәр университетта физика факультетында татар төркемнәре бар иде. Хәзер юк.
Математика факультетында икешәр төркемдә студентларга татарча белем бирелде. Хәзер юкка чыкты. География, биология, химия бүлекләрендә татар төркемнәре бар иде. Барлык мәктәпләр фәннәрне татарча укытучы белгечләр белән тәэмин ителә иде. Хәзер боларның барысы да юкка чыгып бара. Александр IIнең Казанда университет ачу турындагы фәрманында, уку йорты шушы җирлектәге халыкның белемен үстерү өчен ачыла, диелгән.
4 нче курста татарча терминология өйрәтеп кенә булмый ул. Бу ысул күз буяу өчен генә! Терминология татарча фикерләргә өйрәтми. Татарча уйларга өйрәтү өчен фәннәрне татарча үзләштерү мөһим”, – дип сөйләде галим.
Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, КФУ үз вәгъдәсен үтәми, дип белдерде.
“Татар дәүләт педагогика институтын ни өчен КФУга кушуларын теге чакта ук аңламаган идем һәм бүген дә аның хаталы адым булганын күрәм. Уфада булып кайттым, анда Башкорт дәүләт педагогика университеты эшли, 12 мең студент белем ала. Сокландым, көнләштем. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы да бар, ә бездә бу юкка чыкты. КФУ ул чакта, югарырак дәрәҗәдәге укытучылар әзерләячәкбез, дип ышандырды. Фәннәрне тирәнтен үзләштерү булачак, диде. Ихтыяҗ бармы, юкмы, дигәннән. Күптән түгел Түбән Камада булып кайттым, укытучылар үпкәләрен белдерделәр. Фәннәрне ана телендә укытырга дигән таләп куясыз, әмма кайда соң укытучылар, дип сорау куйдылар. Физика, химия, математиканы татар телендә укытырлык белгечләр юк, җитми, дип әйттеләр. Бу бөтен республика буенча шундый хәл. Ихтыяҗны булдыру чараларын күрергә кирәк”, – дип фикерләрен белдерде ул.
Комментарийлар