Логотип «Мәйдан» журналы

Кетчуп күбрәк ашагыз!

Испания галимнәре помидорның кеше организмына файдалы йогынтысын ачыклаган. Кетчуп, соусларны еш куллану ашказаны һәм эчәкләр рагы хәвефен киметә икән. Чи помидорга караганда, пешкәне файдалырак!...

Испания галимнәре помидорның кеше организмына файдалы йогынтысын ачыклаган. Кетчуп, соусларны еш куллану ашказаны һәм эчәкләр рагы хәвефен киметә икән.
 
Чи помидорга караганда, пешкәне файдалырак! Чөнки термик эшкәртү вакытында яшелчәдәге бик файдалы матдә – ликопин саклана, хәтта арта да.
Ә ул пробиотикларның йогынтысын арттыра, эчәк микрофлорасына яхшы йогынты ясаучы бактерияләрне үстерә.
Ликопин – бик яхшы антиоксидант. Аны йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү, атеросклероз хәвефен киметү өчен кулланалар.
 
Фото: https://pixabay.com
https://kiziltan.ru

Комментарийлар