Логотип «Мәйдан» журналы

Кешенең полисы булмаган очракта ашыгыч ярдәм киләчәкме?

Ашыгыч ярдәм гражданнарга бушлай хезмәт күрсәтә. Ул кичектергесез яисә ашыгыч, амбулатор һәм стационар була ала.Медицина хезмәтенең төренә карап, медицина учреждениесе хезмәткәрләренең ничек эш итәргә...

Ашыгыч ярдәм гражданнарга бушлай хезмәт күрсәтә. Ул кичектергесез яисә ашыгыч, амбулатор һәм стационар була ала.
Медицина хезмәтенең төренә карап, медицина учреждениесе хезмәткәрләренең ничек эш итәргә тиешлеге билгеләнгән.
Әгәр гомеренә куркыныч яный икән, № 323-ФЗ (п. 3 ч. 2 ст. 32) нигезләнеп, кешегә ашыгыч медицина ярдәмен, полисы рәсмиләштерелмәгән булса да, бушлай күрсәтәләр.
Әгәр дә авыру кешенең гомеренә куркыныч янамый икән, бу очракта полис булуы мәҗбүри. Әгәр полис ясалган, әмма авыру кешенең үзе белән юк икән, бу очракта нәрсә эшләргә кирәклеге хакында медицина учреждениеләре хезмәткәрләрендә махсус инструкция бар.
Әгәр полис гомумән юк икән, ашыгыч ярдәмне төбәкнең бюджет хисабына күрсәтәчәкләр. Яңа туган баланың медицина полисы булмаска мөмкин. Ул балага әнисенең яисә законлы вәкиле полисы белән ашыгыч ярдәм күрсәтелә.
 
https://intertat.tatar/

Комментарийлар