Логотип «Мәйдан» журналы

Кешеләргә зыян килмәгәндә, юл һәлакәтләрен машина йөртүчеләр үзләре дә рәсмиләштерә ала

РФ юл йөрү кагыйдәсенең 2.5; 2.6; 2.6.1 бүлекләре буенча, үлүчеләрсез, тән җәрәхәте алучыларсыз аварияләр булганда, машина йөртүчеләр юлдан транспорт чараларын алырга тиеш. Ике якта килешүгә иреш...


РФ юл йөрү кагыйдәсенең 2.5; 2.6; 2.6.1 бүлекләре буенча, үлүчеләрсез, тән җәрәхәте алучыларсыз аварияләр булганда, машина йөртүчеләр юлдан транспорт чараларын алырга тиеш.


 

73c47ab3a5357f8f728c0ac503a016c4_XL
Ике якта килешүгә ирешкәндә, һәлакәт турында полициягә хәбәр итеп тору мәҗбүри түгел, бары тик аварияне төрле яклап фотога яки видеога төшереп, якындагы патруль пост хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була. Әгәр дә авариягә таручылар арасында ике яклы фикер булса, полициягә шалтыратып, алар күрсәтмәсен көтәргә кирәк.
Билгеле булганча, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсе 1нче бүлеге  буенча юл кагыйдәләрен төгәл үтәмәгән өчен 1000 сум штраф каралган.
Машина йөртүчеләргә уңайлы булсын өчен дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында аварияләрне теркәү тәртибе интерактив режимда өйрәтелгән, моның өчен   www.gibdd.ru/assistant/dtp бүлегенә керергә кирәк. Ә менә бу блок-схеманы һәр машина йөртүче үзе белән йөртсә дә яхшы.
Полиция хезмәткәрләрен чакырмыйча гына аварияне рәсмиләштерүне европротокол нигезендә дә башкарырга була. Бу алга таба иминиятләү компанияләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә.

 
http://www.zainsk-rt.ru/tt

 

 

Комментарийлар