Логотип «Мәйдан» журналы

«Кеше хокуклары яшьләр күзләре белән» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

«Кеше хокуклары яшьләр күзләре белән» бөтенроссия конкурсы «2016-2020 елларда Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә. Проектта...

«Кеше хокуклары яшьләр күзләре белән» бөтенроссия конкурсы «2016-2020 елларда Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
Проектта 5-11 сыйныф укучылары, шулай ук югары һәм урта махсус уку йортлары катнаша ала.
Моның өчен конкурс эшләрен 15 октябрьгә кадәр җибәрү мөһим. Моннан тыш, онлайн-гаризаларны оештыручылар сайтында яки Facebook һәм Vkontakte социаль чертәрләрендә теркәргә кирәк. Конкурс эшендә кеше хокуклары гомуми декларациясеннән бер генә конкрет хокукны яктыртырга була. Бер катнашучы үз исеменнән берничә гариза бирә ала, тик һәр номинациядә бердән дә артык түгел. Видеоролик 1 Гб тан, ә вакыт озынлыгы 40 секундтан да артык булырга тиеш түгел. Нәтиҗәләр 1 сеннән 15 декабрьгә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча игълан ителәчәк:
«Уен видеофильмы», «Мультимедия видеоэше», «Мультипликация эше». Җиңүчеләр яшь категорияләрен һәм номинацияләрне исәпкә алып бүләкләнәчәк. Конкурс Инновацион мәгариф һәм аның үсеше академиясе тарафыннан оештырыла.
 
http://nabchelny.ru/

Комментарийлар