Кеше күңеле
Кеше күңеле бигрәк катлаулы шул:Төпсез чоңгыл – аның серләре,Әмма яшәү чоры бик тә кысан,Бик тә сикәлтәле үрләре… Кеше күңеле гүя чытырман ул:Моң-зар тулы язмыш-кыйссасы,Тик барыбер эзли серле ыс...
Кеше күңеле бигрәк катлаулы шул:
Төпсез чоңгыл – аның серләре,
Әмма яшәү чоры бик тә кысан,
Бик тә сикәлтәле үрләре…
Кеше күңеле гүя чытырман ул:
Моң-зар тулы язмыш-кыйссасы,
Тик барыбер эзли серле ысул,
Теләп галәмләргә очасы.
Кеше күңеле бигрәк сагышлы шул,
Тик шулай да өмет – җыр башы.
Илтә тәкъдир язган юллар буйлап
Акмуллалар изге арбасы!
Ул арбаны ни туктатып булмый,
Ни юнәлтеп чит-ят юлларга, –
Аңа чиста уйлар һәм вәгъдәләр
Киләчәкне сагынып тулганнар.
Төпсез чоңгыл – аның серләре,
Әмма яшәү чоры бик тә кысан,
Бик тә сикәлтәле үрләре…
Кеше күңеле гүя чытырман ул:
Моң-зар тулы язмыш-кыйссасы,
Тик барыбер эзли серле ысул,
Теләп галәмләргә очасы.
Кеше күңеле бигрәк сагышлы шул,
Тик шулай да өмет – җыр башы.
Илтә тәкъдир язган юллар буйлап
Акмуллалар изге арбасы!
Ул арбаны ни туктатып булмый,
Ни юнәлтеп чит-ят юлларга, –
Аңа чиста уйлар һәм вәгъдәләр
Киләчәкне сагынып тулганнар.
Мансур САФИН
Фото: https://www.facebook.com/
Комментарийлар