Логотип «Мәйдан» журналы

Кервель тәмле дә, файдалы да

Бу яшел тәмләткеч әлегә бакчачылар арасында петрушка яки укроп кебек үк популярлык алмаган. Кервель яшел тәмләткечләрне күпләп куллана торган кавказ халкында киң тарал­ган. Бу халыкның озын гомерле бу...

Бу яшел тәмләткеч әлегә бакчачылар арасында петрушка яки укроп кебек үк популярлык алмаган. Кервель яшел тәмләткечләрне күпләп куллана торган кавказ халкында киң тарал­ган. Бу халыкның озын гомерле булуы да яшелчә-җимешләрне, яшел тәмләткечләрне ашарга яратуына бәйледер, мөгаен. Кервельның да файдалы булуын белә алар.
kervel
Кервель беренче карашка петрушкага охшап тора. Тик аның тәме бөтенләй икенче: үзенең хуш исе бар, аз гына әнис тәме дә сизелә. Бу тәмләткеч беренче һәм икенче ашлар пешергәндә, салат һәм соус әзерләгәндә кулланыла. Бәрән һәм тавык итен пешергәндә тәмләткеч буларак аеруча яхшы.
Чынлап та, кервель бик файдалы үсемлек. Ул кан басымын җайга сала, начар холестеринны бетерә, ашказан, йөрәк авыруы белән җәфа­лану­чылар өчен файдасы бар, иммунитетны күтәрә.
Гадәттә, бакчачылар яшел тәмләткечләрне яздан башлап берничә тапкыр чәчәргә өлгерә. Баштагылары картаеп, чәчкә ата башлаганда, икен­челәре үсеп җитә. Шуңа күрә әле дә кервельне утыртырга соң түгел. Ул салкын яратучан үсемлек, күләгә урыннарда да яхшы үсә. Орлыгын чәчкәч, ике атнадан беренче шытымнары күренә башлый. Чәчкә атканчы, яшел яфракларын кулланырга мөмкин. Аның яфракларын вак кына турап, кышкылыкка туңдыр­гычка куярга да була.
 
«Кызыл таң»

Комментарийлар