Логотип «Мәйдан» журналы

Керәшен фольклор ансамбле армиягә озату күренешен сурәтләгән клиплар төшерде

Интернет челтәрендә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор дәүләт ансамбленең яңа клибы пәйда булды.Артистлар Зөя утрау-шәһәрлегендә берьюлы 3 клип төшергәннәр иде. Сценарий авторы — фольклор ансамбленең...

Интернет челтәрендә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор дәүләт ансамбленең яңа клибы пәйда булды.
583
Артистлар Зөя утрау-шәһәрлегендә берьюлы 3 клип төшергәннәр иде. Сценарий авторы — фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова. “Париж көе” дигән җырга төшерелгән клипта яшь егетләрне солдатка озату күренеше сурәтләнә. Клипта егетләр − хәрби казак киемнәреннән. Анда кылыч белән бию, керәшен милли киемнәре һәм биюләрен күрергә мөмкин.
Калган клиплары якын арада тамашачылар хозурына тапшырылачак.
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар