Логотип «Мәйдан» журналы

“Керәшен чибәре-2016” ны ачыклыйлар

16 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында узачак Питрау бәйрәмендә “Керәшен чибәре-2016” конкурсы җиңүчесе билгеле булачак. Фотода 2015 елгы "Керәшен чибәре" конкурсында катнашкан кызларБыел ул 17 нч...

16 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында узачак Питрау бәйрәмендә “Керәшен чибәре-2016” конкурсы җиңүчесе билгеле булачак.
RvuZ-TF9Cd4 Фотода 2015 елгы "Керәшен чибәре" конкурсында катнашкан кызлар
Быел ул 17 нче тапкыр үткәрелә. Барлыгы 10 кыз көмеш таҗ һәм акчалата бүләк өчен матурлык һәм тапкырлык бәйгесендә ярыша.
Татарстан керәшеннәр оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасы баш мөхәррире Людмила Белоусова сүзләренчә, Питрауда элек-электән кызлар сайлау гадәте булган. Әлеге конкурс та шул йолага нигезләнгән. “Бәйгенең сайлап алу туры узды, аннан үткән кызлар белән профессионаллар эшләде. Аларны сәхнәдә матур итеп йөрергә, җырларга-биергә өйрәттек. Бәйгедә төрле төбәкләрдән керәшен кызлары катнаша. Мисал өчен, узган ел Чиләбе өлкәсеннән килгән кыз җиңгән иде”, - ди ул.
“Керәшен чибәре”ндә катнашучыларның гореф-гадәтләрне, йолаларны белүләренә, сорауларга дөрес җаваплар бирүләренә, телне яхшы белүләренә игътибар күбрәк ителә. Бәйге татар телендә бара. Телне белмәгән кызлар, әлеге бәйгедә катнаша алмый икән.
Конкурста катнашучылар “Иң яхшы биюче”, “Иң яхшы җыручы”, “Иң матур этник костюм”, “Иң сөйкемле кыз”. “Иң тәмле телле кыз” һ.б. номинацияләрдә бүләкләнәчәк.
“Керәшен чибәре-2016” да быел Башкортстан Республикасы Бакалы районы Үмер авылыннан Юлия Чубараева, Менделеевск районы Иске Гришкино авылыннан Софья Камашева, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан Анастасия Дементьева, Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан Милена Новикова, Мамадыш шәһәреннән Юлия Дувалова, Кайбыч районы Соравыл (Янсурино) авылыннан Наталия Ямщикова, Мамадыш районы Дүсмәт авылыннан Алиса Исакова, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан Екатерина Максимова һәм өченче ел “Керәшен чибәре” конкурсында икенче урынны алып, “Мисс Татарстан” республика матурлык конкурсында катнашуга лаек булган Лиана Антоновалар ярышачак.
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар