Логотип «Мәйдан» журналы

Керчь көллиятендәге фаҗигадә һәлак булучылар саны артты

Керчь көллиятендәге фаҗигадә һәлак булучылар саны 21 кешегә җиткән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.«Һәлак булучылар саны...

Керчь көллиятендәге фаҗигадә һәлак булучылар саны 21 кешегә җиткән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.
«Һәлак булучылар саны 21 кешегә җитте», - дип белдергәннәр «Интерфакс» агентлыгына Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Кырыктан артык кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Моңа кадәр әлеге фаҗигадә, уку йортына һөҗүм иткән көллият укучысын да кертеп, 20 кешенең үлүе хакында хәбәр ителгән иде.
17 октябрьдә көллияттә белем алучы Владислав Росляков уку йортында мылтыктан ут ачкан, шуннан соң үз-үзенә кул салган.
Фото:© Сергей Мальгавко/ТАСС

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/18/173662/

Комментарийлар