Логотип «Мәйдан» журналы

Кемероводагы янгында барлыгы 64 кеше һәлак булган

Кемероводагы «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында барлыгы 64 кеше һәлак булган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучковка сылтама ясап РИА Новости агентлыгы хәбә...

Кемероводагы «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында барлыгы 64 кеше һәлак булган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучковка сылтама ясап РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
 
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, дүрт катлы «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын узган якшәмбедә чыккан. Янгын кино заллары һәм аттракционнар, балалар өчен уен заллары урнашкан югары катта башланган. Хәзерге вакытта коткаручылар гадәттән тыш хәлнең ахыргы нәтиҗәләрен бетерү белән мәшгуль.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар