Логотип «Мәйдан» журналы

Кемероводагы гаепләнүче арендатор янгын сәбәбен ут төртү булырга мөмкин дип саный

Кемероводагы “Зимняя вишня” сәүдә үзәге арендаторы янгын сәбәбен ут төртү булырга мөмкин дип саный, дип хәбәр итә “RT на русском”.“Минем фаразлар буенча шулай булырга мөмкин. Янгын чыккан урындагы хез...

Кемероводагы “Зимняя вишня” сәүдә үзәге арендаторы янгын сәбәбен ут төртү булырга мөмкин дип саный, дип хәбәр итә “RT на русском”.
“Минем фаразлар буенча шулай булырга мөмкин. Янгын чыккан урындагы хезмәткәрдән - балалар аттракционы инструкторыннан сорагач, ул бу вакытта шартлау тавышы ишеткән. Шул тавышка борылгач, зур ут баганасы күргән. Әлеге поролон өеме батутлар белән янәшә. Димәк, ул ут төртү булган”, - дип сөйләгән хатын-кыз.
Ул шулай ук соңгы айда сәүдә-күңел ачу үзәгендәге үзләрен сәер тоткан егетләр төркеме күзгә чалынуын да әйткән.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар