Логотип «Мәйдан» журналы

Кемерово өлкәсендә өч көнлек матәм игълан ителде

Кемерово өлкәсендә, “Зимняя вишня” сәүдә комплексында фаҗига булу сәбәпле, өч көнлек матәм игълан ителде, дип хәбәр итә РИА “Новости”. Фото: Александр Патрин / «Газета Кемерова»Кемерово өлкәсендә “Кыш...

Кемерово өлкәсендә, “Зимняя вишня” сәүдә комплексында фаҗига булу сәбәпле, өч көнлек матәм игълан ителде, дип хәбәр итә РИА “Новости”.
7677b410-309f-11e8-847e-33401cc3bd04 Фото: Александр Патрин / «Газета Кемерова»
Кемерово өлкәсендә “Кышкы чия” сәүдә комплексында чыккан янгында кимендә 64 кеше һәлак булды, аларның күбесе -  балалар. Тагын 44 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.
Кемерово өлкәсе губернаторы 27, 28 һәм 29 март көннәрен төбәктә матәм көннәре итеп игълан итте. Дәүләт учреждениеләрендә әләмнәр төшереләчәк, мәдәни-күңел ачу чаралары булмаячак.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар