Логотип «Мәйдан» журналы

Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасарын вазифасыннан азат иттеләр

Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары вазифасыннан азат ителгән. Бу хакта ТАСС төбәк хакимиятендәге чыганакка сылтама белән хәбәр итә. Фото: Кемерово өлкәсе администрациясеАлексей Зеленин башкарган в...

Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары вазифасыннан азат ителгән. Бу хакта ТАСС төбәк хакимиятендәге чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
8772c1018b6f4bfbe700b91edabd3d34 Фото: Кемерово өлкәсе администрациясе
Алексей Зеленин башкарган вазифага Кемерово шәһәре башлыгының беренче урынбасары Ольга Турбаба билгеләнде.
Чыганак шулай ук өлкә эчке сәясәте департаменты җитәкчесе Нина Лопатинаның да эшеннән азат ителүен әйткән.
Кемеровода янгында зыян күрүчеләр саны 76га җиткәнлеге билгеле булды. Барлыгы 76 кеше зыян күргән, шуларның 27се - бала. Хәзерге вакытта хастаханәләрдә 14 кеше бар, тагын 62 зыян күрүчегә амбулатор рәвештә медицина ярдәме күрсәтелгән.
Шулай ук Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары - Кузбасс вице-губернаторы Сергей Цивилев «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә кешеләр һәлак булган өчен тезләнеп гафу сорады. Бу турыда RT хәбәр итте, дип яза "Татар-информ" МА.

Комментарийлар