Логотип «Мәйдан» журналы

Кемерово губернаторы Аман Тулеев вазифасыннан китә

Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев Россия Президенты Владимир Путинга эшеннән азат итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итә.Телеграм-каналда Тулеевның "Зимняя вишня" сәүдә үз...

Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев Россия Президенты Владимир Путинга эшеннән азат итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итә.
Телеграм-каналда Тулеевның "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге фаҗига турында мөрәҗәгате чыкты. "Мондый катлаулы йөк бөлән әлеге вазифада эшләү дөрес түгел", - ди ул һәм Кузбасс халкына рәхмәтен белдерә. Тулеев "булдыра алган барысын да эшләдем", дигән.
Аман Тулеев Кемерово губернаторы вазифасында 20 елдан артык эшли иде.
Россия Президенты губернатор вазифаларын башкаручыны билгеләячәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
Соңрак РИА Новости хәбәр иткәнчә, Владимир Путин Аман Тулеев урынына губернатор вазифаларын башкаручы итеп вице-губернатор Сергей Цивилевны билгеләгән.
 
http://www.tatar-inform.tatar

Комментарийлар