Логотип «Мәйдан» журналы

Казахстанда туган тел көне уңаеннан татарча диктант язганнар

Казахстанда Халыкара туган тел көненә багышланган "Петропавловск шәһәрендә диктант" акциясе үткәрелгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Татарча диктантны Петропавловск ш...

Казахстанда Халыкара туган тел көненә багышланган "Петропавловск шәһәрендә диктант" акциясе үткәрелгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарча диктантны Петропавловск шәһәренең "Дуслык" татар-башкорт үзәге үткәргән.
Акция грамоталы язу һәм әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны бетерүгә юнәлдерелгән. Теләгән һәркем татар телендә диктант язуда үз көчләрен сынап карый алды. "Дуслык” әлеге чараны октябрь аенда узачак «Татарча диктант» бөтендөнья акциясенә әзерлек буенча үзенчәлекле этап дип күрсәтте.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/27/181693/

Комментарийлар