Логотип «Мәйдан» журналы

Казахстанда Республика Сабан туе көне билгеләнде

Татарстан Мәдәният министрлыгында Казахстан Республикасы Кызыл Орда өлкәсендә Республика Сабан туен оештыру турында сөйләшү булды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Фото: http://tat...

Татарстан Мәдәният министрлыгында Казахстан Республикасы Кызыл Орда өлкәсендә Республика Сабан туен оештыру турында сөйләшү булды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
danis-1-579x330 Фото: http://tatar-congress.org
Казахстаннан килгән делегацияне Кызыл Орда акиме урынбасары Руслан Рөстәмов җитәкләгән иде. Очрашу Татарстан Мәдәният министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эльвира Камалова, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашты.
Казахстанда Республика Сабан туен оештыру комитеты утырышында татар милли бәйрәмен үткәрү датасы, аны уздыруда ярдәм күрсәтүче район билгеләнде, татар җәмәгатьчелеген җыю мәсьәләләре каралды. Оештыруга кагылышлы сораулар буенча Данис Шакиров чыгыш ясады.
Утырышта Казахстан Республикасы Кызыл Орда өлкәсендә республика Сабан туе 14 сентябрьдә уздырырга карар кылдылар. Милли бәйрәмне үткәрүдә ярдәм күрсәтү Актаныш муниципаль районына йөкләнде.

Комментарийлар