Казахстанда Муса Җәлил һәм Гайнан Кормашны искә алганнар
Кичә, 17 февраль көнне Казахстанның Актүбә шәһәрендә Муса Җәлил (1906-1944) һәм Гайнан Кормаш (1919-1944) туган көннәре уңаеннан әдәби кичә узган. Бу хакта җирле "Шатлык" татар-башкорт оешмасы хәбәр и...
Кичә, 17 февраль көнне Казахстанның Актүбә шәһәрендә Муса Җәлил (1906-1944) һәм Гайнан Кормаш (1919-1944) туган көннәре уңаеннан әдәби кичә узган. Бу хакта җирле "Шатлык" татар-башкорт оешмасы хәбәр итә.
Г.Кормаш исемендәге якшәмбе мәктәбендә үткәрелгән чарада әлеге мәгариф учреждениесенә йөрүче балалар һәм "Мирас" татар-башкорт мәдәни үзәге яшьләре катнашкан.
Кичәдә шагыйрьләрнең әсәрләре җыр-биюләр һәм презентацияләр белән үрелеп барган.
- Гайнан Кормаш тумышы белән хәзерге Казахстаннан. Ул 1919 елның 27 февралендә Актүбә өлкәсендә туган. Марий Элда укытучы һөнәрен үзләштереп, тәҗрибә туплагач Актүбәгә мәктәп директоры булып кайткан. 1939 елда Гайнан Кормаш армиягә дә шуннан алынган.
Комментарийлар