Логотип «Мәйдан» журналы

"KazanSummit 2019" кысаларында халыкара RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе ачылды

Бүген «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә, XI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» икътисад саммиты кысаларында, хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе ачылды.Танта...

Бүген «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә, XI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» икътисад саммиты кысаларында, хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе ачылды.
Тантаналы чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллинның Коръән укуы белән ачылды.
Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгышында хәләлнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында сөйләде. "Кешеләр хәләл белән хәрамны аермаган очраклар да була. Еш кына без кешедән "хәләл нәрсә ул" дигәч, "иң мөһиме дуңгыз булмасын" ди. Димәк, мөгезле эре терлек, сарык, кошны ничек чалу кагыйдәләрен белми дигән сүз", - дип белдерде мөфти.
Камил хәзрәт әйтүенчә, хәдисләрнең берсендә бер кисәк хәрам 40 көн дәвамында догалар кабул булуына комачаулый диелә. "Бу бик мөһим сорау. Кайчак без Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез, ләкин догалар ник кабул булмый, дибез. Бәлки, сәбәбе шундадыр. Сырны алсак, ул нәрсәдән эшләнгән - белеп бетерәбезме? Балык та хәләл була ала мени диярсез? Әйе, әгәр аны дуңгыз калдыклары белән ашатып үстергән булсалар, ничек хәләл булсын ул?" - ди мөфти.
"Дуңгыз каныннан ит буяу чарасы ясала. Ит хәләл кебек булса да, аннары дуңгыз ДНК сы ачыклана. Шуңа күрә хәләл продукция эшләнүнең бөтен методологиясен белү зарур. Безнең бурыч - хәләл чыннан да нәрсә булуын ачыклау. Исеме түгел, асылы мөһим", - диде Камил хәзрәт.
"Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов хәләл ул тормыш рәвеше булырга тиеш, диде. Хәләл ул казылык кына түгел. Бала туа икән, хәләл ризыклы бакчасы да, хәләл мәктәбе дә булырга тиеш", - диде Татарстан мөфтие.
ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов быелгы күргәзмә тагын да күләмлерәк булуын билгеләп узды.
"Республикабызның азык-төлек тармагы да бу юнәлештә шөгыльләнә. 100 гә якын җитештерү тармагы предприятиеләре хәләл продукция җитештерү белән шөгыльләнәлә. Без ел саен тапкырлап-тапкырлап үсәбез бу мәсьәләдә. Җир йөзендә хәләл яшәү рәвеше башка дин конфессияләрен дә җәлеп итә, аны үз итеп кабул итәләр.
Министр күргәзмәнең Татарстан җитештерүчеләре өчен файдалы булуын билгеләп узды. Күргәзмә ачылышында Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) генераль сәркатибе Ихсан Овют, Индонезия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.

  • RUSSIA HALAL EXPO 2019 халыкара күргәзмәсендә азык-төлек һәм туклану, медицина һәм фармацевтика, косметика һәм химик сәнәгать, мода һәм матурлык индустриясе, туризм һәм кунакчыллык һәм башка өлкәләр тәкъдим ителгән. Барлыгы 85кә якын экспонент катнаша.


 https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/24/185132/

Комментарийлар