Логотип «Мәйдан» журналы

Казанның затлы кунакханәләренең берсенә килүчеләргә татарча әкият китабы тәкъдим ителә

Kazan Palace кунакханәләр комплексы кунакларына татар китаплары да тәкъдим ителә. “Татар-информ” хәбәрчеләре отельның иң кыйммәтле номерында “Татарстан халыклары әкиятләре” китабын очратты.“Татарстан...

Kazan Palace кунакханәләр комплексы кунакларына татар китаплары да тәкъдим ителә. “Татар-информ” хәбәрчеләре отельның иң кыйммәтле номерында “Татарстан халыклары әкиятләре” китабын очратты.
Казанның затлы кунакханәләренең берсенә килүчеләргә татарча әкият китабы тәкъдим ителә
“Татарстан халыклары әкиятләре” җыентыгында республикада яшәүче халыклар фольклоры үрнәкләре урын алган. Китапка барлыгы 35 әкият кергән, һәрберсе халыкның милли үзенчәлеген чагылдырган рәсемнәр белән тәкъдим ителгән. Әкиятләр татар һәм рус телләрендә бирелгән.

Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты оешуның биш еллыгы уңаеннан Комитет рәисе Сергей Иванов журналистлар белән очрашты. Очрашу урыны итеп Kazan Palace кунакханәләр комплексы сайланган иде. Журналистларга кунакханә белән танышу мөмкинлеге тудырылды, бинаның Шамов больницасы чорыннан калган экспонатлары урнаштырылган музей тәкъдим ителде.

Кунакханәнең кабул итү залында-ресепшнда да татар, рус, инглиз телләрендә китаплар табарга мөмкин.

  • Kazan Palace кунакханәләр комплексы өчен Шамов больницасы реконструкцияләнде. Быел Татарстан Республикасының Архивлар эше буенча дәүләт комитеты да, Татарстан Республикасының мәдәни мирас обүектларын саклау буенча дәүләт комитеты да үзләренең йомгаклау коллегияләрен Kazan Palace комплексының конференцияләр залында уздырдылар.



Фото: Рамиль Гали

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/01/183699/

Комментарийлар