Логотип «Мәйдан» журналы

Казанның «Химград» технополисы Үзбәкстанда 100 га мәйданлы индустриаль парк булдырачак

Казанда урнашкан «Химград» технополисы Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсендә индустриаль парк төзи. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары катнашында узган түгәрәк өстәлдә «Химград»...

Казанда урнашкан «Химград» технополисы Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсендә индустриаль парк төзи. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары катнашында узган түгәрәк өстәлдә «Химград» АҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин хәбәр итте.
Казанның «Химград» технополисы Үзбәкстанда 100 га мәйданлы индустриаль парк булдырачак
"Россиянең эчке базары продукция чыгару күләмен арттыру өчен җитәрлек резервлар бирмәвен күрәбез. Шуңа күрә чит илләргә, беренче чиратта, БДБ илләренә актив карыйбыз. Татарстан Президенты кушуы буенча без хәзер Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсендә индустриаль парк төзибез. Безнең резидентларның бу проект белән кызыксынуы бик зур», - дип сөйләде докладчы.
Үзбәкстанда проектлана торган индустриаль парк мәйданы - 100 га. Хәзер Индустриаль паркта җитештерүне локальләштерү мөмкинлеген 24 компания карый.
Ул искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда технополис алдына киләсе 10 ел эчендә продукция җитештерү күләмен 1 млрд долларга кадәр арттыру бурычы куйган иде.
Узган ел «Химград» резидентларының товар продукциясе күләме 33 млрд сумга җиткән, 2006 елдан алып 2018 елга кадәр 170 млрд сумлык продукция җитештерелгән.
"Химград" технополисы - гомуми мәйданы 131 га булган заманча индустриаль химия паркы. Ул Казанның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 2006 елда оештырылган иде.
Фото: Максим Платонов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/10/184274/

Комментарийлар