Логотип «Мәйдан» журналы

Казанның «Салават күпере» торак комплексындагы проспектка Илһам Шакиров исеме кушылачак

«Салават күпере» торак комплексындагы өч яңа урамга мәшһүр җәмәгать эшлеклеләренең исемнәре кушылачак. Казан шәһәре Башкарма комитетының документлар җыентыгында шундый мәгълүмат китерелә.«Казанның Кир...

«Салават күпере» торак комплексындагы өч яңа урамга мәшһүр җәмәгать эшлеклеләренең исемнәре кушылачак. Казан шәһәре Башкарма комитетының документлар җыентыгында шундый мәгълүмат китерелә.
Казанның «Салават күпере» торак комплексындагы проспектка Илһам Шакиров исеме кушылачак
«Казанның Киров районы «Салават күпере» торак комплексы территориясендәге яңа урамнарга түбәндәге исемнәрне бирергә: 1нче урам хәзер - «Мостай Кәрим урамы», 2нче урам - «Илhам Шакиров проспекты», 3нче урам - «Әлфия Авзалова урамы» дип аталачак», - диелә җыентыкта.
Беренче урамга башкорт совет шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәрим исеме биреләчәк.
Икенче урам татар музыкаль мәдәниятенең мәшһүр вәкиле, җырчы Илһам Шакиров исемен йөртәчәк.
Өченче урамга татар җырчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова исеме кушылачак.

  • Илһам Шакиров озакка сузылган авырудан соң – 2019 елның 16 гыйнварында, Әлфия Авзалова исә 2017 елның 15 июнендә вафат булды.


Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/21/183014/

Комментарийлар