Казанның ике паркында киез итек киеп футбол уйнаячаклар
3 гыйнварда, 12:00 сәгатьтә "Крылья Советов" паркындагы "Ракушка" сәхнәсе янында һәм 6 гыйнварда 12.00 сәгатьтә Горький паркында үзенчәлекле футбол турниры узачак. Бу хакта Казанның Скверлар һәм паркл...
3 гыйнварда, 12:00 сәгатьтә "Крылья Советов" паркындагы "Ракушка" сәхнәсе янында һәм 6 гыйнварда 12.00 сәгатьтә Горький паркында үзенчәлекле футбол турниры узачак. Бу хакта Казанның Скверлар һәм парклар дирекциясе хәбәр итә.
Турнирның кагыйдәләре бик гади: туп, капка, командалар һәм бары тик бер аерма бар – уенчыларның аягында бутсы урынына киез итекләр булачак. Оештыручылар командаларны үзләре оештыра, ә бөтен кирәк-яракны, итекләрне дә кертеп, спортчыларга урында ук бирәчәкләр. Турнирда катнашу өчен алдан теркәлү кирәкми, бары тик футбол уйнау өчен уңайлы кием генә булсын.
Ярышларга бөтен гаилә, компания яки сыйныф белән килергә мөмкин: җиңүче команданы бүләкләр көтә.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/03/178218/

Комментарийлар