Логотип «Мәйдан» журналы

Казаннан Тәтешлегә кайттылар

Хәния Фәрхинең сеңлесе җырчының туган ягында музей ачарга җыена.Тәтешледә Хәния Фәрхи музее ачылачак. Бу хакта аның сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина хәбәр итте. Ул Казаннан җырчының сәхнә күлмәкләрен алып ка...

Хәния Фәрхинең сеңлесе җырчының туган ягында музей ачарга җыена.xeniya-ferxi

Тәтешледә Хәния Фәрхи музее ачылачак. Бу хакта аның сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина хәбәр итте. Ул Казаннан җырчының сәхнә күлмәкләрен алып кайткан, аларны Инстаграмда да күрсәтте. Инстадусларыннан апасы турында истәлекләр белән уртаклашуларын сорады.
«Ходай насыйп итеп, изге теләкләребез кабул булса иде. Кояшымның туган ягында музей ачарга теләгебез. Бу изге эшкә сезне дә чакырып калам. Минем күз нурым бик тә бүләк бирергә ярата иде. Әгәр аны хәтерләткән якты истәлек булса, музей ачылуда сезнең дә өлешегез булыр иде. Мәңгелек бер моң булып туган моңлы сандугачыбызның иҗаты мәңгелек булуына иманым камил», — дип яза  Фирүзә.
«Күлмәкләренә хәтле якын. Таныш күлмәкләрен карый башладым. Күрмәгәннәре дә бар икән әле», «Бу күлмәкләр барлык татар тамашачысына да искиткеч якын», "Изге юлда йөрисең», — дип язганнар инстачылар.


Автор: Резеда Галикәева

Фото: татар тудей.ру


 

Комментарийлар