Логотип «Мәйдан» журналы

Казаннан Айдар Шәмсетдинов - «Мәктәп директоры-2016» Бөтенроссия конкурсы призеры

Мәскәүдә узган «Мәктәп директоры-2016» Бөтенроссия конкурсы йомгаклары билгеле булды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте белдерүенчә, икенче урынны Казандагы инглиз теле тирәнтен өйрәтүче...

Мәскәүдә узган «Мәктәп директоры-2016» Бөтенроссия конкурсы йомгаклары билгеле булды.
clipboard48
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте белдерүенчә, икенче урынны Казандагы инглиз теле тирәнтен өйрәтүче 165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов яулады.
Призерларны бүләкләү тантанасы кичә Мәскәүнең «На Страстном» театр үзәгендә үткән. Краснодар шәһәре 98нче мәктәп директоры Андрей Шевченко җиңүче дип табылган.
Бөтенроссия конкурсы уку йортлары җитәкчеләре өчен нәшер ителүче «Мәктәп директоры» журналы тарафыннан РФ Иҗтимагый палатасы, РФ Дәүләт Думасы Федерация Советы, Югары икътисад мәктәбе, Россия мәгариф академиясе ярдәмендә үткәрелә. Быелгысы елдан РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы бәйгенең гамәлгә куючысы булды.

Комментарийлар