Логотип «Мәйдан» журналы

Казанга Россиянең көрәш буенча иң көчле спортчылары киләчәк

16 марттан 18 мартка кадәр Казанда Россиянең көрәш буенча бишенче беренчелеге үтәчәк. Фото: mdms.tatarstan.ruТатарстан Республикасы башкаласы аны икенче тапкыр кабул итә. Ярышларда илнең 30 төбәгеннән...

16 марттан 18 мартка кадәр Казанда Россиянең көрәш буенча бишенче беренчелеге үтәчәк.
Фото: mdms.tatarstan.ru Фото: mdms.tatarstan.ru
Татарстан Республикасы башкаласы аны икенче тапкыр кабул итә. Ярышларда илнең 30 төбәгеннән 230 спортчы катнаша.
Ярышларда спортчылар төрле яшь категорияләрендә катнашалар: 13-14, 15-16 һәм 17-18 яшь. Ярышлар үткән көннәрдә Көрәш сараенда көрәш буенча судьяларның Бөтенроссия семинары үтәчәк. Анда 30 төбәк көрәш федерациясе вәкилләре катнаша.
Беренчелекне ачу тантанасы 17 мартта 11.00 сәгатьтә “Ак Барс” Көрәш сараенда үтә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Комментарийлар