Логотип «Мәйдан» журналы

Казанга килүчеләргә полициядә теркәлү узарга туры киләчәк

Казанга килүчеләргә полициядә теркәлү узарга туры киләчәк. Әлеге чаралар футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру белән бәйле.Россиялеләр футбол буенча Дөнья Чемпионаты-2018 матчлары уза торган шәһәрләрг...

Казанга килүчеләргә полициядә теркәлү узарга туры киләчәк. Әлеге чаралар футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру белән бәйле.
Россиялеләр футбол буенча Дөнья Чемпионаты-2018 матчлары уза торган шәһәрләргә килгәч, теркәлү узарга тиеш булачак. Әгәр дә гражданның даими теркәлгән яшәү урыны булмаса, әлеге шәһәргә килгәч тә өч көн эчендә ул Эчке эшләр министрлыгына яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә тиеш, дип яза "Известия".
Президент карары буенча, теркәлү кагыйдәләренең катгыйлануы 25 майдан 25 июльгә кадәр гамәлдә булачак. Вакытлыча теркәлү өчен гариза язарга, паспорт һәм вакытлыча яшәү урыны турында документ (мәсәлән, фатирны арендалау турында килешү) кирәк булачак. Белешмәне әзерләгән өчен дәүләт пошлинасы алынмый.
Кунакханәләрдә яшәүче яки санаторий, ял йорты, хастаханәгә килгән россиялеләрне гадәттәгечә теркәячәкләр - Эчке эшләр министрлыгына яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итү таләп ителми.
Исегезгә төшерәбез, футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Волгоград, Екатеринбург, Калининград, Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Самара, Саранск, Сочи шәһәрләрендә узачак.

Комментарийлар