Казандагы “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә илнең төрле төбәгендә яшәүче инвалидлар өчен курслар башланды
15-29 февраль көннәрендә “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә (Казан ш., Серов ур., 4а) Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасында, яшәүче балалар церебраль параличы (ДЦП) белән инт...
15-29 февраль көннәрендә “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә (Казан ш., Серов ур., 4а) Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасында, яшәүче балалар церебраль параличы (ДЦП) белән интегүчеләр һәм коляска ярдәмендә хәрәкәтләнүче инвалидлар өчен курслар уздырылачак.
Фото http://www.yardem.ru сайтыннан алынды.
Барлыгы 2 атнага исәпләнгән “Бер-беребезгә булышыйк” курсларына 18 яшьтән 45 яшькәчә инвалидлар чакырыла, ләкин үзчирле (эпилепсия), тире һәм йогышлы авырулары булмау шарты бар, кайсы милләттән икәне һәм кайсы дин тарафдары булуы әһәмиятле түгел.
Курсларга төрле өлкәдә хезмәт итүче белгечләр килер дип көтелә. Инвалидлар өчен төрле мастер-класслар, тренинглар, түгәрәк өстәлләр үткәрелә, мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла, диелә "Ярдәм" мәчете сайты хәбәрендә.
Мәгълүмат алу өчен проект кураторы Лилия телефоны: 89053199733.

Комментарийлар