Логотип «Мәйдан» журналы

Казандагы көчле яңгырдан соң күпкатлы йортның лифты душка әйләнгән

Казанның Сафиуллин урамында урнашкан 6нчы йортның 2нче корпусында яшәүчеләр лифт кабинасында су акканны күреп аптыраган. Аны видеога төшереп, социаль челтәргә урнаштырганнар.Видео авторы су лифт шахта...



Казанның Сафиуллин урамында урнашкан 6нчы йортның 2нче корпусында яшәүчеләр лифт кабинасында су акканны күреп аптыраган. Аны видеога төшереп, социаль челтәргә урнаштырганнар.




лифт


Видео авторы су лифт шахтасына кергән һәм шуңа да кабина өстеннән аккандыр дип фаразлый. Су шахтага кичә кичке көчле яңгыр аркасында эләккән булырга мөмкин.



Кичә көчле яңгыр аркасында Казандагы Көньяк трассаны да су баскан иде.

 

Комментарийлар