Логотип «Мәйдан» журналы

Казандагы динопаркка керү балаларга бушлай була

Быел июнь аенда "Казан Арена" территориясендә динозаврлар паркы ачыла. 6,5 гектар мәйданда 150 динозавр урын алачак, аларның 105е хәрәкәтләнә торган була. Паркны яшелләндерү өчен ясалма чирәм һәм агач...


Быел июнь аенда "Казан Арена" территориясендә динозаврлар паркы ачыла. 6,5 гектар мәйданда 150 динозавр урын алачак, аларның 105е хәрәкәтләнә торган була. Паркны яшелләндерү өчен ясалма чирәм һәм агачлар куела.



JkUQ9rUqW_w
Динозаврларның аяк, койрык, күзләре хәрәкәтләнә, алар "сулый", тавышлар да чыгара. Иң зурының озынлыгы 20 метр, ә кайбер динозаврларга утырып йөрергә дә мөмкин булачак.
Паркка керү бәясе 500 сум, ә 14 яшькә кадәрге балаларга өлкәннәр карамагында бушлай керү рөхсәт ителә.
Динопарк 15 октябрьгә кадәр эшли.
 
 
http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар